15 нче апрельдә 9 нчы мәктәпнең 6 "Б" сыйныфында "Урал, Кавказ таулары" дигән темага ачык дәрес үткәрелде. Бу дәреснең максаты - Россиянең тау системалары, аларның урнашуы һәм табигый үзенчәлекләре турында күзаллау бирү иде. Балалар дәреслек, карта, таблицалар белән аерым эшләделәр, бу аларга уңай эмоциональ йогынты ясады, яхшы кәеф өстәде, өйрәнелә торган материалның географик үзенчәлеген чагылдырды. Барлык укучылар да биремнәрне төгәл үтәделәр.