Зәйдә капиталь ремонт объектлары тикшерелде

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев белән бергә 2021 елгы капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты. Чарада, шулай ук, подрядчы оешма һәм җаваплы хезмәт вәкилләре катнашты. Сәфәрдә катнашучылар ведомство карамагындагы архив бинасында, 4 нче микрорайонда төзелүче 24 фатирлы йортта, «Зәй» спорт мәктәбендә, балалар музыка мәктәбендә булдылар. Барлык объектларда да эш график кысаларында алып барыла. Разиф Галиевич подрядчыларның игътибарын  эшнең сыйфатына юнәлтте, тикшерү нәтиҗәләре буенча җаваплы кешеләргә тиешле йөкләмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International