14 апрельдә Казан шәһәре Милли китапханәсе бинасында «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Зәй шәһәренең «Яңа шәһәр» территориаль иҗтимагый үзидарәсендә җиңүчеләр арасында диплом һәм медаль генә түгел, ә 665 мең сум күләмендәге грант та бар иде, ул микрорайонның бер ишегалдын спорт тренажерлары белән тәэмин итүгә тотылачак. 5 нче урын өчен диплом һәм 160 мең сум күләмендәге грант белән «Үзәк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Жайляева Надежда Федоровна бүләкләнде. Грант акчалары шулай ук Комсомольская урамындагы бер ишегалдында спорт элементларына да тотылачак. Безнең шәһәрдә 2007 елдан бирле 6 территориаль иҗтимагый үзидарә булдырылды. Әлеге конкурста ел саен катнашу безнең шәһәр территорияләрен үстерүгә өстәмә грант чараларын кулланырга мөмкинлек бирә.