ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2020 ел
шимбә
Шәхси эшкуар, "Зәй-икмәк" ҖЧҖ директоры Шалафаев Анатолий Аркадьевич мохтаҗ гражданнарга спонсорлык ярдәме күрсәткән өчен, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

11
сентябрь, 2020 ел
җомга
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов Комсомольская урамы, 65, Төзүчеләр урамы, 3, Ленин урамы, 5, Нефтьчеләр проспекты, 28, Казан урамы, 2 адресы буенча урнашкан капиталь ремонт объектларын карап чыкты, шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыру кысаларында ишегалларында булды.

“Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында, “Развивайка” клубы эшчәнлеге кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияне гамәлгә ашыру дәвам итә.

11 сентябрьдә Зәй муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Бутаева Наталья Владимировна булып китте.
2020 елда тимер юл аркылы чыгу урыннарында килеп туган юл-транспорт һәлакәтләре, юллар челтәренең 125 очрагын тәшкил итә, бу узган ел күрсәткеченнән 36 очракка кимрәк (2019 ел- 161). Килеп чыккан хәл нәтиҗәсендә 64 кеше зыян күргән, шуларның 21е һәлак булган (2019 елда - 88 кеше зыян күргән, шуларның 22се һәлак булган).
Зәй халык мәшгульлеге үзәге юлламасы буенча эшсез 12 граждан «электрон-исәпләү һәм исәпләү машиналары операторы» эшче һөнәре буенча яңа белемнәр үзләштерде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирүгә авыл хуҗалыгы кооперативларын сайлап алу буенча өстәмә конкурс башлану турында игълан итә.
11-13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар булачак. Исегезгә төшерәбез, Зәй муниципаль районында бер үк вакытта 3 сайлау кампаниясе бара: Татарстан Республикасы Президентын сайлау, Түбән Кама сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлау, муниципаль депутатлар сайлау.

10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе
10 сентябрьдә Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов катнашында Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды.
10 сентябрь көнне С. Рафыйков исемендәге үзәк китапханә мәйдәнчыгында «Кыңгырау» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен, ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International