Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләрендә халык җыеннары

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
10 сентябрьдә Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов катнашында Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды. Анда шулай ук Башкарма комитет белгечләре, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов җыелучыларга соңгы 5 елда башкарылган эшләр, шулай ук районның 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга куелган бурычлары турында сөйләде. Авыл җирлекләре башлыклары агымдагы елның сигез аендагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм киләчәккә бурычлар билгеләделәр. Аларның чыгышларында гражданнарның үзара салым программасы буенча башкарылган эшләр: һәйкәлләр, зиратлар, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, юлларны асфальтлау, урам утларын ремонтлау һәм алыштыру турындагы мәсьәләләр чагылыш тапты. "2020 елда авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерү йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар, авыл җирлекләрендә оператив хәлләр, районда санитария-эпидемиология торышы һәм йогышлы авыруларны профилактикалау чаралары, торак пунктларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында чыгышлар тыңланды. Тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре халыкны борчыган сорауларга тулы җавап бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International