ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе
Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге юлламасы буенча, өч яшькә кадәрге баланы карау буенча декрет ялында булган 6 хатын-кыз бушлай «Визажист» һөнәренә ия булды.
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре киләсе елдан «Агропрогресс» грантына дәгъва итә алачаклар. Аның суммасы 30 млн. сумга кадәр булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Зәй районында «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы филиалы бүлегендә, 2020 елның 11 сентябреннән 25 сентябренә кадәр ит һәм балык продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кулланучылар өчен «Кайнар линия» оештырылды.


14
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

14 сентябрьдә Түбән Биш авылында яшәүче сугыш ветераны Ермолаев Лев Яковлевич 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов белән берлектә, 2020 елгы капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты.

Татарстан Республикасында яңа короновирус йогышы таралуны кисәтү максатларында, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы территориаль бүлеге (Зәй шәһәре, Комсомольская урамы, 50 йорт), 2020 елның 17 сентябрендә 12.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрә.
2020 елның 10 сентябрендә Россия спорт министры Олег Матыцин Идел буе спорт академиясендә булу һәм Татарстан Республикасының спорт җәмәгатьчелеге белән очрашу кысаларында, «Зәй» спорт мәктәбенең билбау көрәше буенча тренеры Равил Фаил улы Салиховка "Россиянең атказанган тренеры" дигән мактаулы спорт билгесе һәм таныклык тапшырды.
12 сентябрьдә «Энергия» стадионында предприятие, оешма һәм учреждение командалары арасында «Сәламәтлек» спартакиадасы исәбенә җиңел атлетика буенча беренчелек үтте.
11 һәм 12 сентябрьдә Алабуга шәһәрендә 2003-2004, 2005-2006 һәм 2007-2008 елларда туган чаңгычылар арасында, Татарстан Республикасының җәйге шәхси беренчелеге узды.

13
сентябрь, 2020 ел
якшәмбе
Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов һәм аның тормыш иптәше шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан 1451нче номерлы сайлау участогында тавыш бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International