Зәй эшмәкәре Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2020 елның 12 сентябре, шимбә

Шәхси эшкуар, "Зәй-икмәк" ҖЧҖ директоры Шалафаев Анатолий Аркадьевич мохтаҗ гражданнарга спонсорлык ярдәме күрсәткән өчен, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 11 сентябрьдә Зәй муниципаль районына эш сәфәре белән килгән, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Бутаева Наталья Владимировна аңа Рәхмәт хатын тапшырды. Анатолий Аркадьевич короновирус белән бәйле рәвештә килеп туган катлаулы чорда, “Шатлык" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе»ендә исәпләнүче, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалид балаларга берничә тапкыр иганәчелек ярдәме күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International