Күп фатирлы йортларда баручы капиталь ремонт һәм "Безнең ишегалды" программасы кысаларында төзекләндерелүче ишегаллары тикшерелде

2020 елның 11 сентябре, җомга
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов Комсомольская урамы, 65, Төзүчеләр урамы, 3, Ленин урамы, 5, Нефтьчеләр проспекты, 28, Казан урамы, 2 адресы буенча урнашкан капиталь ремонт объектларын карап чыкты, шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыру кысаларында ишегалларында булды. Чарада әлеге юнәлешне алып баручы җаваплы белгечләр дә катнашты. Аларның максаты - җитештерелә торган эшләрнең сыйфатын карау иде.Тикшерү нәтиҗәләре буенча кисәтүләр табылмады, барлык эшләр дә җитештерү графигы буенча башкарыла. Быел төзекләндереләчәк барлык объектлар да dvor tatar программасы сайтында, «төзекләндерү картасы» на кертелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International