Зәй районында эшсез гражданнарның чираттагы төркеме укуларын тәмамлады

2020 елның 11 сентябре, җомга
Зәй халык мәшгульлеге үзәге юлламасы буенча эшсез 12 граждан «электрон-исәпләү һәм исәпләү машиналары операторы» эшче һөнәре буенча яңа белемнәр үзләштерде. Әлеге программа буенча укулар 1,5 ай дәвам итте. Студентлар офис программалары пакетлары белән эшләргә, компьютер дизайны график редакторларын, интернет, электрон почта белән файдаланырга өйрәнделәр. Курсларга йөрүчеләр тиз һәм хаталарсыз текст җыю алымнарын да үзләштерделәр. Курсларны тәмамлаучыларга билгеләнгән үрнәктәге һөнәри әзерлек программасын узу турында таныклыклар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International