“Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында, “Развивайка” клубы эшчәнлеге кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияне гамәлгә ашыру дәвам итә. 8 һәм 10 сентябрь көннәрендә “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында үзәк психологлары, “Энергетик” мәдәният йорты белгечләре белән берлектә “Чүлмәкче һөнәре – бәллүр йөрәкләр” проектын тормышка ашыру буенча төркемле дәресләрнең 2 этабы оештырылды. Гаилә клубы эшчәнлегенең максаты булып балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү тора.”Үзенчәлекле” балалар һәм аларның ата-аналары белән эшләүдә төрле психологик ысуллар һәм техникалар кулланыла, аларның төп өлешен арттерапия алып тора. Тәҗрибәле белгечләр кул эшләре буенча 3-5 яшь һәм 7-11 яшьләрдәге балалар өчен уникаль дәрес үткәрделәр. Белгеч җитәкчелегендә балалар әниләре белән иҗади эшчәнлекләрен тормышка ашырдылар, балчыктан матур балыклар барлыкка килде. Иҗади процесс фантазиягә, тырышлыкка һәм уңай эмоцияләргә бай булды. Барлык катнашучыларның кәефләре күтәренке иде, шулай ук гомуми эмоциональ фон да артты. Балчык һәм буяулар белән шөгыльләнү әлеге һөнәргә кызыксыну уята, шулай ук гомуми күзаллауларны һәм эрудицияне киңәйтергә мөмкинлек бирә.