"Игътибар, юл кичүе!" айлыгы- ул уяу булырга чакыра

2020 елның 11 сентябре, җомга
2020 елда тимер юл аркылы чыгу урыннарында килеп туган юл-транспорт һәлакәтләре, юллар челтәренең 125 очрагын тәшкил итә, бу узган ел күрсәткеченнән 36 очракка кимрәк (2019 ел- 161). Килеп чыккан хәл нәтиҗәсендә 64 кеше зыян күргән, шуларның 21е һәлак булган (2019 елда - 88 кеше зыян күргән, шуларның 22се һәлак булган). Агымдагы елның узган чорында Куйбышев дирекциясенең тимер юл кичүләрендә автотранспорт чаралары хуҗалары гаебе белән 6 юл - транспорт һәлакәтенә юл куелган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8 очракка кимрәк (2019 ел - 14 һәлакәт), шул сәбәпле 7 кеше зыян күргән, шуларның 1се һәлак булган. Тимер юл аркылы чыгу урыннарында юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу куркынычын булдырмау максатларында, хәрәкәт иминлеген арттыру өчен, 2018 елның 8 июнендәге 11082 номерлы телеграф күрсәтмәсе нигезендә, 2020 елның 1 сентябреннән "Игътибар тимер юл кичүе!" айлыгы игълан ителде. Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Онытмагыз! Тимер юл кичүе - югары куркыныч урын. Ашыкмагыз! Тимер юл кичүе аша чыкканда аеруча игътибарлы булыгыз! Онытмагыз! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәмәү, уңайсыз нәтиҗәләргә китерергә мөмкин».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International