ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары социаль өлкә хезмәткәрләре белән очрашты

2020 елның 11 сентябре, җомга
11 сентябрьдә Зәй муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Бутаева Наталья Владимировна булып китте. Аның катнашында Зәй районы социаль учреждениеләре хезмәткәрләре белән очрашу үтте.Очрашу тантаналы мизгелдән – «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Людмила Симоновага, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы оешмалар арасында «һәркем өчен уңайлы мохит» дигән иң яхшы объектка конкурста җиңгән өчен диплом (3 урын) тапшыру белән башланып китте. Аннары эшлекле очрашу барышында халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә ТР үсешенең төп стратегияләре һәм юнәлешләре турында мәгълүмат тыңланды, ТР Президентын, Дәүләт Думасы һәм муниципаль берәмлекләр депутатларын сайлауларны үткәрү мәсьәләләре каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International