11-13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар булачак. Исегезгә төшерәбез, Зәй муниципаль районында бер үк вакытта 3 сайлау кампаниясе бара: Татарстан Республикасы Президентын сайлау, Түбән Кама сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлау, муниципаль депутатлар сайлау. 11, 12 сентябрьдә-алдан, 13 сентябрьдә-бердәм тавыш бирү көне узачак. Шәһәрдә һәм районда 64 участок сайлау комиссиясе 2 сентябрьдән эшкә кереште. Сайлаучылар исемлекләре, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучылар турында мәгълүмат җыю буенча эш алып барылды. Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек һәм аны уздыру вакытында коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуга бәйле хәвеф-хәтәрләрне кисәтү максатыннан, комиссия әгъзалары Роспотребнадзор күрсәтмәләренә таянып эшләячәк. Барлык участоклар да комиссия әгъзалары өчен дә, сайлаучылар өчен дә кирәкле шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Бүген 8.00 сәгатьтә шәһәр һәм районның барлык участок сайлау комиссияләре алдан тавыш бирү өчен ачылды. Сайлаучылар республика Президенты, РФ Дәүләт Думасы депутаты һәм муниципаль депутатларга тавыш бирү өчен 3 бюллетень алачаклар.