ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе
Бүген 2нче мәктәптә «Муса Җәлил шигырьләрен туган телемдә сөйлим» видеомарафонының муниципаль этабына йомгак ясалды. Бу чараның максаты балаларда халкыбызның бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь буынны мәгълүматлы итү, шигырьләренә карата кызыксыну уяту, туган илебез белән горурлану хисе тәрбияләү, шигъри сүзнең матурлыгын һәм сәнгатен үстерүгә юнәлтелгән иде.
Зәйлеләр «Минем шәҗәрәм»генеалогик тикшеренүләр республика конкурсына кушыла алалар. Ул 30 апрельгә кадәр ике этапта – муниципаль һәм республика этапта үтә. «Минем шәҗәрәм» конкурсы тарихи аңны формалаштыруга һәм патриотизм хисен тәрбияләүгә, архив материаллары белән эшләүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән
Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ишетмәүчеләр һәм начар ишетүче кешеләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен “Поддержка” аралашу клубы эшли.
17 февральдә «Энергетик» мәдәният сарае сәхнәсендә «Созвездие-Йолдызлык-2021» сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале район этабы узды.

17
февраль, 2021 ел
чәршәмбе
Профориентация - олы тормышка бәхетле билет. Һәр кеше һөнәр сайлау мәсьәләсе белән очраша, һәм аңа бик җитди килергә кирәк.
2021нче елның 15-17нче феврале көннәрендә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында ДАБУ «Республика олимпиада үзәге» тарафыннан туган телдә белем алучы мәктәп укучылары арасында рус әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.
Бүген Зәй шәһәренең "Яшьлек" боз сараенда 2006-2007 елгы өлкән яшүсмерләр арасында үткән «Алтын алка» клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышлары республика этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.
Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында инде 2 ел Татарстан Республикасында “Демография” милли проектының “Өлкән буын” проектын гамәлгә ашыру кысаларында “Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе” эшли.

16
февраль, 2021 ел
сишәмбе
Бүген Зәй политехник көллиятендә Зәй муниципаль районында социаль-тискәре күренешләрне, хокук бозуларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, яшүсмерләр арасында хокукый белемнәрне пропагандалау атналыгын ачу тантанасы узды.

15 февральдә Минзәлә шәһәрендә М. Җәлил исемендәге ІХ Республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International