Зәйдә "Алтын алка" клубы финал ярышлары җиңүчеләре билгеле булды

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Бүген Зәй шәһәренең "Яшьлек" боз сараенда 2006-2007 елгы өлкән яшүсмерләр арасында үткән «Алтын алка» клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышлары республика этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Тантанада район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Идел буе федераль округында Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Демидов Виктор Николаевич, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Садриев Илдар Зөфәр улы, «Татарстан – Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы Башкарма комитеты рәисе Тарханова Алсу Габдрахман кызы, район Башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы, «Алтын алка» клубының төбәк рәисе, ярышларның баш хөкемдары Бойцов Михаил Александрович катнашты. 3 урын өчен, кәшәкәләр комплекты алу өчен сертификат, кубок, медальләр һәм Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе грамоталары белән Биектауның «Биектау» командасы бүләкләнде. Зәй шәһәренең «Яшьлек» командасы 2 нче урын өчен 50 000 сум сертификат һәм кәшәкәләр комплекты алуга сертификат, кубок, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде. 1 урын алган өчен 100 000 сум сертификат һәм кәшәкәләр комплекты алуга сертификат, кубок, медальләр һәм Татарстан Республикасы Хоккей Федерациясенең грамоталары белән Кукмара шәһәренең «Ягуар» командасы бүләкләнде. Номинацияләр буенча ярышларның иң яхшы уенчылары билгеле булды:  Иң яхшы капкачы – Вьюнов Радион - Биектауның  «Биектау» командасы; Иң яхшы сакчы – Салихов Айдар - Кукмара шәһәренең «Ягуар» командасы һәм  иң яхшы һөҗүмче – Хуҗин Рамил - Кукмара шәһәренең «Ягуар» командасы; Иң яхшы уенчы – Гришин Даниил - Зәй шәһәренең  «Яшьлек» командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International