Зәйдә социаль-тискәре күренешләрне кисәтү атналыгы ачылды

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

Бүген Зәй политехник көллиятендә Зәй муниципаль районында социаль-тискәре күренешләрне, хокук бозуларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, яшүсмерләр арасында хокукый белемнәрне пропагандалау атналыгын ачу тантанасы узды. Әлеге чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе Чапков А.В., Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы Фәсхетдинов А. Н., Зәй районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция майоры Исмәгыйлев Р. Х., «Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җинаять-башкарма инспекциясе» Федераль казна учреждениесенең Зәй муниципальара филиалы башлыгы Иванов А. В. катнашты. Шулай ук профилактика системасы субъектлары командалары һәм политехник колледж студентлары арасында волейбол буенча иптәшләрчә уен узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International