ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2021 ел
шимбә
17 февральдә Казан шәһәрендә «Яшьләр эше» форумы узды.
19 февральдә «Яшьлек» боз сараеның тренажерлар залында социаль-тискәре күренешләрне, хокук бозуларны һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру атналыгы кысаларында, Зәй шәһәре прокуроры Кәримов Ринат Рәис улы һәм Зәй районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция майоры Исмәгыйлев Рамил Хәертдин улы балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә профилактик исәптә торучы балалар белән бергә күрсәтмә тренировка үткәрделәр.
17-21 февральдә Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр 2007-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында Казан шәһәрендә «Татарстан өметләре» чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә катнаша.
Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне чын күңелемнән Халыкара туган тел көне белән котлыйм. Бу көн безгә тагын бер мәртәбә милли бердәмлек символы - туган телебезне саклау мөһимлеге турында искәртә.
19 февральдә бәйрәм алды унаеннан Зәй муниципаль районында «Ягез әле,егетләр» хәрби-спорт ярышлары узды.

19
февраль, 2021 ел
җомга
Бүген хакимиятнең зур залында Зәй шәһәре Советының законлылык, регламент һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясе утырышы узды.
Бүген Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үзенчәлекле бәйге үткәрелде.
Парламентаризм атналыгы кысаларында бүген 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган парламент дәресе үткәрелде. Дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Запека Юлия Михайловна үткәрде. 2021 елда Парламент дәресенең гомуми темасы - «Татарстан – безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, тел һәм мәдәният күптөрлелеге - республиканың уникаль байлыгы».
Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисади советы утырышы узды. «ЖилЭнергоСервис-Зәй» ҖЧҖ директоры Георгий Владимирович Тихонов 2020 елга эшчәнлекнең төп нәтиҗәләре һәм 2021 елга перспектив планнар турында доклад белән чыгыш ясады.

18
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан 2021нче ел Татарстанда туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. (Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында 2021нче елны Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан итү турында» Указы, 2020нче ел 5нче октябрь №УП-653»).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International