Бүген Зәйдә «Созвездие-Йолдызлык-2021 " эстрада сәнгатенең ел саен үткәрелә торган ачык республика телевизион яшьләр фестивале район этабының сайлап алу туры узды
2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе
17 февральдә «Энергетик» мәдәният сарае сәхнәсендә «Созвездие-Йолдызлык-2021» сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале район этабы узды. Фестиваль берничә номинация буенча уза: «Вокал-соло», «Вокал ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс». Фестивальнең муниципаль этабында 388 кеше катнашты, шуларның 265е зона этабына узды. Жюри барлыгы 62 номер карады, район этабының сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча 25 иң яхшы номер 2-3 мартта Зәй шәһәрендә узачак зона турына чакырылды. Зона этапларында җиңүчеләр фестивальнең суперфиналына чакырылачак. Шәһәребезнең иҗат коллективларында катнашучыларның барысына да суперфиналга барып җитүләрен телибез.
8-10 апрель көннәрендә «Олимп» ЛДСында (Мамадыш шәһәре) 2014 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы узды.