ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2021 ел
сишәмбе
2021 елда Татарстан Республикасында игълан ителгән «Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы”на һәм районда “Туган як елы” уңаеннан "Татарстан - безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы" дип аталган парламент дәресе үтте.
2021нче елның 14-16нчы февральләрендә югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» базасында 8-11нче сыйныф укучылары өчен дөньякүләм нәфис мәдәнияте буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы үткәрелде.
13 февраль көнне "Энергетик" мәдәният сараенда «Милли МультFest» республика кинофестиваленең зона туры узды.
15 февральдә «Яшьлек» боз сараенда 2006-2007 елгы өлкән яшүсмерләр арасында «Алтын алка» клубының Бөтенроссия яшь хоккейчыларының республика финал ярышларын ачу тантанасы булды.

15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе
2021 елның 11-14 февралендә «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында 9-11 сыйныф укучылары өчен физик культура буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы үткәрелде.

12 февральдә район Башкарма комитетының мобиль төркеме, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәре белән берлектә, законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеген ачыклау, шулай ук ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең пассажирлар һәм багаж ташуны ( шул исәптән таксины да кертеп), транспорт чараларында, шәхси саклану чараларын (битлек, ресиратор) йөртүчеләр һәм пассажирлар тарафыннан куллану таләпләрен үтәү буенча рейд үткәрде.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында 2020 ел йомгаклар һәм 2021 елга бурычлар буенча коллегиянең киңәйтелгән утырышы узды, анда шулай ук икътисадый үсешне тәэмин итү факторлары да каралды.
Бүген «Энергетик» мәдәният йортында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
Бүген Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы терроризмны һәм экстремизмны профилактикалауга зур өлеш керткән өчен һәм Россия Федерациясенең террорчылыкка каршы милли комитеты оешуга 15 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Моисеева Анна Ивановна үзенең 98 яшен билгеләп үтә. Анна Ивановна 1942 елның 12 августыннан 1945 елның 8 октябренә кадәр санитар, шәфкать туташы, хәрби вазыйфасы - кече сержант була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International