Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында инде 2 ел Татарстан Республикасында “Демография” милли проектының “Өлкән буын” проектын гамәлгә ашыру кысаларында “Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе” эшли. Карау мәктәбе - ул авыр һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләрне тәрбияләүче затларга мәгълүмат, консультация бирү һәм укыту, психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы. Дәресләр төркемнәр белән һәм индивидуаль рәвештә уздырыла. Кирәк булган очракта, дәресләр ятучы авыруның шәхсән өендә дә оештырылырга мөмкин. Дәресләр махсус җиһазландырылган кабинетта уза, андагы җиһазлар узган елда шактый яңартылган иде. Хәзер аз мобильле һәм ятучы авыруларны карауны җиңеләйтү өчен төрле җайланмаларны күрсәтү генә түгел, ә практикада алган белемнәрне кулланырга, авыру кешегә дә, үзеңә дә зыян китермичә, гигиена процедураларын дөрес итеп үткәрергә өйрәнергә мөмкинлек туды. Практик юнәлешле дәресләр укыту процессында әйдәп баручы булып тора. Дәресләрнең тематикасы потенциаль тыңлаучыларның сорауларына бәйле рәвештә билгеләнә. Алар арасында “Өлкән яшьтәге гражданнарның рациональ туклану нигезләре”, “Өлкән яшьтәге кешеләр өчен гимнастика”, “Өй шартларында гади медицина манипуляцияләре”, “Ятучы авыруларны карауның шартлары, чаралары, кагыйдәләре һәм үзенчәлекләре”, “Озак ятудан барлыкка килүче җәрәхәтләрне булдырмау һәм дәвалау” кебек гомуми темалар бар. Шулай ук дәресләрдә бронхиаль астма, йөрәк, шикәр диабеты, инсульт, деменция, сынулар кичергән авыруларны карау үзенчәлекләре дә карала. Өлкән яшьтәге гражданнар белән аралашу үзенчәлекләренә аеруча мөһим урын бирелә. Дәресләрне “Картлык-шатлык” Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган укуларда белем алып кайткан тәрбия мәктәбе укытучысы үткәрә. Бу эшкә Зәй үзәк дәваханәсе табиблары, психологта актив кушылалар. Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе эшчәнлегенең төп максаты булып өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен дә, шулай ук аларның гаилә әгъзалары өчен дә уңай шартлар тудыру тора.