Зәйлеләр «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсына кушыла алалар. Ул 30 апрельгә кадәр ике этапта – муниципаль һәм республика этапта үтә. «Минем шәҗәрәм» конкурсы тарихи аңны формалаштыруга, патриотизм хисен тәрбияләүгә, архив материаллары белән эшләүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Конкурс катнашучылар өчен биш яшь категориясендә үткәрелә: беренче төркемдә – 1-4 сыйныф укучылары, икенчесендә – 5-8 сыйныф укучылары, өченчедә – 9-11 сыйныф укучылары. Дүртенче төркемгә 18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучылар һәм бишенче төркемгә 18 яшьтән өлкәнрәк шәһәр халкы керә. Җиңүчеләр һәр категориядә билгеләнәчәк. Беренче яшь төркемендә катнашучылардан тыш (1-4 сыйныфлар), бары тик индивидуаль тәртиптә генә башкарылган эшләр кабул ителә. Муниципаль этапта катнашу өчен 2 апрельгә кадәр электрон рәвештә яки почта аша муниципаль район башкарма комитетының архив бүлеге (идарәсе) адресына яисә шәһәр округына гариза бирергә кирәк. Тулырак мәгълүмат белән конкурс турында нигезләмәдә танышырга мөмкин.