Үзәк китапханә хезмәткәрләре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән берлектә "Иртәгәгә карап" дигән темага чара үткәрделәр

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Профориентация - олы тормышка бәхетле билет. Һәр кеше һөнәр сайлау мәсьәләсе белән очраша, һәм аңа бик җитди килергә кирәк. Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре белән мәктәп укучыларының очрашулары традициягә әйләнде инде. 17 февраль көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре 3 нче урта мәктәпнең 7 А һәм 7 Б сыйныф укучылары һәм ЦЗН белгече Полякова Юлия Рәшит кызы белән очрашу оештырдылар. «Заглядывая в завтра» дигән чара «Яшьтәш» профориентация клубы кысаларында узды. Чараның төп максаты - шәһәрдә һәм районда кирәкле һөнәрләр һәм техникум, көллият, югары уку йортларында белем алганнан соң эшкә урнашу мөмкинлекләре белән танышу. Һөнәр сайлаганда һәм уку процессында индивидуаль сәләтләрне исәпкә алуның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында фикер алышынды. Укучылар җәйге эшкә урнашу турында мәгълүмат, шулай ук кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алдылар. Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге әйдәп баручы китапханәчесе Лилия Хафизова «Открытие профессии» дип исемләнгән китап һәм буклетларга күзәтү ясады. Чараның конкурс-уен өлешендә балалар бик актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International