Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ишетмәүчеләр һәм начар ишетүче кешеләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен “Поддержка” аралашу клубы эшли. Клубта тематик кичәләр, конкурслар, спорт эстафеталары, педагоглар, психологлар белән дәресләр, юристлар, табиблар һәм башка белгечләр белән очрашулар оештырыла. Кварталга бер тапкыр бәйрәм чаралары, турнирлар, күргәзмәләр, фотоконкурслар, Зәй муниципаль районының, Татарстан Республикасының истәлекле һәм тарихи урыннары буйлап экскурсияләр үткәрелә. Хәзерге вакытта клуб 40ка якын кешене берләштерә, җитәкчеләре-сурдотәрҗемәче Әхмәтшина Римма Анатольевна. Еш кына ишетмәүче һәм начар ишетүче гражданнарга сурдотәрҗемәче ярдәме клубтан читтә аралашу вакытында кирәк. Мәсәлән, түләүләр түләгәндә, пособиеләр, льготалар рәсмиләштергәндә, табибларга йөргәндә, баланы балалар бакчасына яки мәктәпкә урнаштырганда, инвалидлык рәсмиләштергәндә, суд процессларында катнашуда, эшкә урнашуда һ.б. кирәк була. Римма Анатольевна аларга бу эштә дә булыша. ”Поддержка” клубы эше "Шатлык" социаль ярдәм үзәге тарафыннан 2020 елда социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсында җиңүгә ирешү нәтиҗәсендә тормышка ашырыла.Зәй муниципаль районында әлеге социаль проектны тормышка ашыру ишетмәүче һәм начар ишетүче гражданнарга кирәкле социаль ярдәм алырга, иҗади һәм коммуникатив потенциалларын тормышка ашырырга, җәмәгать тормышында катнашырга һәм җәмгыятькә интеграцияләнергә мөмкинлек бирәчәк.