ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2022 ел
җомга
Хәзерге вакытта «Россельхозцентр»ның Зәй бүлеге белгечләре авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрендә чүп үләннәренә, корткычларга, авыруларга фитомониторинг үткәрәләр. Җәйге чорда фитомониторинг үсемлекләр үсешенең һәр фазасында күп тапкырлар уздырыла.
Бүген Зәй муниципаль районында «ЭКОяз-2022» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Икътисади совет утырышы узды.
15-16 июнь көннәрендә Бугуруслан шәһәрендә 2007-2009 елгы егетләр арасында спорт көрәше (дисциплина - ирекле) буенча Бөтенроссия ярышлары булып узды, анда «Зәй» спорт мәктәбе спортчысы Землянов Данис 1 урынны яулады (тренеры Хәйруллин И.Г.)
Бүген хакимият бинасында район ветераннар Советы Президиумы утырышы булды. Утырышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән аның урынбасары П. С. Уразайкин мөрәҗәгать итте.
Җәй - уеннар һәм күңел ачулар, кояшлы көннәр, ял, сәяхәтдәр өчен менә дигән вакыт, нәкъ менә шул вакытта балалар өчен күңелле уеннар, кызыклы конкурслар, спорт эстафеталары үткәрелә.
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» Федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россиядә профилактик медицина юнәлеше актив үсә.

16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе
Зәй муниципаль районы аграрчылары чиста һәм сидераль культуралар чәчелгән пар җирләрен эшкәртүне дәвам итәләр.
Зәй районы басуларында азык культураларын урып-җыю яхшы темплар белән бара. Барлык агрофирмалар да люцерна чабуга керештеләр.
21 июньдә «Бердәм Россия» партиясенең Зәй җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсе базасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Әминов Илшат Юныс улы гражданнарны кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International