Бүген хакимият бинасында район ветераннар Советы Президиумы утырышы булды. Утырышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән аның урынбасары П. С. Уразайкин мөрәҗәгать итте. Ул Президиум әгъзаларына активлыклары, шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында катнашулары, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да нәтиҗәле эш теләде. Утырышта шулай ук ревизия комиссиясе хисабы тыңланды. Анда катнашучылар советның элеккеге рәисе Геннадий Сәмигулла улы Халиуллинның сәламәтлеге начараю һәм олы яшьтә булуын исәпкә алып, биләгән вазыйфасыннан азат итү турындагы үтенечен канәгатьләндерделәр Советның яңа рәисе итеп Алексей Васильевич Алексеев сайланды. Чара ахырында ветераннар хәрәкәте активистларын бүләкләү булды. Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән җаваплы сәркатип Валентина Миңнебаева, «Аккурайд уилз Руссия» ҖЧҖ ветераннар советы рәисе Илдус Ибраһимов бүләкләнделәр.