«Исәнме, җәйге каникул!!!» дип исемләнгән әдәби - уен программасы узды

2022 елның 17 июне, җомга
Җәй - уеннар һәм күңел ачулар, кояшлы көннәр, ял, сәяхәтдәр өчен менә дигән вакыт, нәкъ менә шул вакытта балалар өчен күңелле уеннар, кызыклы конкурслар, спорт эстафеталары үткәрелә. 15 июнь көнне С.Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә биләмәсендә 4 нче мәктәп яны лагере балалары өчен көтеп алынган каникулларга багышланган «Исәнме, җәйге каникул!!!» дип исемләнгән әдәби - уен программасы узды. Балалар «Может - нет, а может - да», «Интеллектуальный», «Липкие ладошки», «Островок» уеннарында һәм конкурсларда актив катнаштылар,табышмаклар чиштеләр, ә күңелле бию музыкасы бәйрәм атмосферасы тудырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International