Зәйдә «Экояз» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2022 елның 17 июне, җомга

Бүген Зәй муниципаль районында «ЭКОяз-2022» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Бүләкләү тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Э. Э. Галиев, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе вәкилләре Е. А. Головнина һәм Артеменко Л. М. катнашты. Республикада "ЭкоЯз" конкурсы санитар-экологик икеайлык кысаларында ел саен үткәрелә. Быел да Зәй муниципаль районы, элекке еллардагы кебек үк, бу конкурста актив катнашты. Үз номинацияләрендә җиңүчеләр: "Иң яхшы балалар бакчасы" - "Кукчәчәк" балалар бакчасы; "Иң яхшы мәктәп" - "4 нче Зәй гомуми белем бирү мәктәбе"; "Иң яхшы гаилә" - Мингалиевлар гаиләсе; «Иң яхшы экодвор» - "Зәй шәһәре торак - коммуналь хуҗалыгының идарә компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Зәй шәһәре, Гагарин ур., 53а, 55); «Иң яхшы предприятие» исеменә Зәй шәһәренең «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ филиалы лаек булды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International