Зәйдә Икътисади совет утырышы узды

2022 елның 17 июне, җомга

Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Икътисади совет утырышы узды. "Татэнергосбыт" АҖ филиалы Зәй – Кама бүлекчәсенең 2012 елның 5 аенда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2022 елга перспектив планнары турында»гы чыгышы белән, предприятиенең клиентларга хезмәт күрсәтү буенча Зәй офисы җитәкчесе Хаҗипов Руслан Хәнәфи улы чыгыш ясады. «Татэнергосбыт» АҖнең төп стратегик максатлары: республика территориясендә кулланучыларны өзлексез, сыйфатлы һәм ышанычлы энергия белән тәэмин итү; торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендәге финанс агымнарын контрольдә тотуны тәэмин итү. Икътисадый совет утырышына Р.Г. Кәримов йомгак ясады һәм «Татэнергосбыт» АҖ Зәй-Кама бүлеге коллективлары эшенә уңай бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International