Сәламәтлекне контрольдә тоту - сыйфатлы һәм озак яшәүнең нигезе!

2022 елның 17 июне, җомга

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» Федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россиядә профилактик медицина юнәлеше, аерым алганда, өлкән яшьтәге халыкның профилактик тикшерүләре һәм диспансеризациясе актив үсә. Күптән билгеле, теләсә нинди авыруны булдырмый калу, аның нәтиҗәләрен һәм катлаулануын дәвалауга караганда күпкә җиңелерәк. Диспансерлаштыруны һәм профилактик медицина тикшерүен даими үтү, илебез халкының инвалидлыгының һәм үлүенең төп сәбәбе булган аеруча куркыныч авыруларның үсеш ихтималын шактый дәрәҗәдә киметергә яки аларны, авыру башлануның башлангыч стадиясендә ачыкларга мөмкинлек бирә. Шәһәр һәм авыл халкының үз вакытында һәм квалификацияле медицина ярдәме алу мөмкинлеге  саклансын өчен, 2019 елның августыннан ел саен диспансерлаштыруны узу өчен 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын, Зәй район хастаханәсенә китерү оештырылган. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны бастырып чыгаруны дәвам итә. 2019 елның августыннан алып 2022 елның июненә кадәр, Зәй  үзәк район хастаханәсенә барлыгы 3416 өлкән яшьтәге авыл кешесе китерелгән. Шулай итеп, һәр өлкән яшьтәге кеше, хәтта иң ерак авылдан да, бернинди матди чыгымнар тотмыйча, үзәк район хастаханәсенә килү һәм профильле белгечләрдә тикшеренү узу мөмкинлеге ала. Диспансерлаштыру үткәннән соң, өлкән яшьтәге кеше үз организмының торышы турында белә, ә бу исә сәламәтлеккә һәм иртәгесе көнгә ышанычка мөһим бер адым булып тора. Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча халыкка  табиблардан тагын  өстәмә тикшерүләр үтү өчен тар белгечләргә юллама да бирелергә мөмкин. «Шатлык» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләренең һәм Зәй үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренең бердәм эшләве нәтиҗәсендә, медицина тикшерүен өзлексез  үткәрү һәм уздыру мөмкин булды. Диспансерлаштыруга китерелгән авыл халкы әлеге чараның кирәклеген түбәндәгечә билгеләп үтәләр. Зәй муниципаль районының бер кешесе Александр П. болай ди: «Диспансерлаштыруга барырга теләмәдем, үземне бөтенләй сәламәт дип саный идем. Авыл фельдшеры киңәш итте, аның белән  килештем һәм  без больницага килдек, анкеталар тутырдык. Тикшерүне кан  басымын үлчәүдән башладылар. Шәфкать туташы  хәлемне сораштыра, табибка нәрсәдер сөйли башлады. Ул вакытта миндә  кан басымы үзгәргән булып чыкты. Шунда ук миңа кардиограмманы да тикшерделәр, уколларны да ясадылар. Өйгә кире җибәрмәделәр. Хастаханәгә салдылар, тикшерү уздырдылар, дәвалау курсын билгеләделәр. Аннары миңа дәвалаучы табиб сөйләгәнчә, әгәр мин ул вакытта диспансеризациягә килмәсәм, хастаханәгә эләкмәс идем, миңа инсульт булыр иде. Хәзер табиб билгеләүе буенча көн саен дарулар эчәм, хәлем яхшырды, хәлсезлек югалды. Кан басымы артыннан күзәтә башладым. Диспансеризация үтү бик кирәк дип уйлыйм». Диагностик тикшеренүләрнең комплекслылыгы, җитди авыруларны иртә ачыклау, үз сәламәтлегең турында мәгълүмат алу мөмкинлеге - һәр өлкән яшьтәге кешене диспансеризация узуга өндәүгә тиешле сәбәпләр менә шулар . Диспансерлаштыруның төп роле - йогышлы булмаган авыруларны иртә ачыклау һәм аларны вакытында дәвалау. Онытмаска кирәк - һәр кеше үз сәламәтлеге өчен үзе җаваплы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International