Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
“Россельхозцентр”ның Зәй бүлеге төп максатларының берсе - сәламәт һәм тотрыклы уңыш алу
2022 елның 17 июне, җомга
Хәзерге вакытта «Россельхозцентр»ның Зәй бүлеге белгечләре авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрендә чүп үләннәренә, корткычларга, авыруларга фитомониторинг үткәрәләр. Җәйге чорда фитомониторинг үсемлекләр үсешенең һәр фазасында күп тапкырлар уздырыла. Белгечләр чәчүлекләрдә зарарлы нәрсәләр ачыкланганда, аграрийларга үсемлекләрне саклау чараларын үз вакытында эшкәртүне тәкъдим итә. “Безнең өстенлекле юнәлеш булып сәламәт һәм тотрыклы уңыш алу тора. Агросәнәгатьның заманча дәрәҗәсендә күпләп химик пестицидлар кулланып кына эшләү мөмкин түгел. Чәчүлекләрне эшкәрткәндә үсемлекләрне саклауда биологик средстволарны бак катнашмаларына кертү аеруча нәтиҗәле булып тора, чөнки алар авыруларга каршы тора һәм туфракның пычрануын киметә. Биопрепаратлар игелә торган культуралар уңышын һәм продукциянең сыйфатын арттыралар, туфрак микробиотын сәламәтләндерәләр”, -ди “Россельхозцентр”ның Зәй филиалы җитәкчесе Зәлия Тәхаутдинова. «Россельхозцентр»ның Зәй бүлеге һәм дәүләт сорт участогы белгечләре ел саен Сәвәләй авылындагы сортлар сынау участогында демонстрацион тәҗрибә туплыйлар. Чәчүдән алып, культураларны урып-җыюга кадәр, «Россельхозцентр» белгечләре тәҗрибә үткәрүдә актив катнашалар. Демонстрацион сынаулар схемалары нигезендә орлыкларны агулыйлар, үсемлекләрне саклау чаралары (гербицидлар, фунгицидлар, инсектицидлар) белән үз вакытында эшкәртәләр, чәчүлекләргә ашлама кертәләр. Сезон вакытында Зәлия Тәхаутдинова белән Зәй “Дәүләт сортлар сынау участогы” мөдире Руслан Рябов күп тапкырлар тәҗрибә кишәрлекләрен тикшерәләр. “Бак катнашмаларында биофунгицидлар, микробиоашламалар һәм үсеш регуляторлары куллану үсемлекләрнең үсешенә уңай йогынты ясавы берничә тапкыр исбатланды. Фермер хуҗалыклары арасында үсемлекләрне саклау чараларына өстенлек бирүче авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең саны арта баруы сөендерә. Алар арасында Ш. Касыймуллин, П. Степанов, О. Миңнеханов, И. Нигъмәтҗанов, Т. Игошин, А. Носов, Ф. Хәйретдинов, В. Ионов крестьян-фермер хуҗалыкларын аерым билгеләп үтәсе килә. Әлеге фермер хуҗалыклары биологик препаратлардан актив файдаланалар һәм үз хуҗалыкларында корткычлардан саклау өчен энтомофаглар (златоглазка, габробракон, макролофус) кулланалар”, -ди Зәлия Тәхаутдинова.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
30
апрель, 2026 ел
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз