Яшүсмерләр арасында спорт көрәше (дисциплина - ирекле) буенча бөтенроссия ярышлары узды

2022 елның 17 июне, җомга
15-16 июнь көннәрендә Бугуруслан шәһәрендә 2007-2009 елгы егетләр арасында спорт көрәше (дисциплина - ирекле) буенча Бөтенроссия ярышлары булып узды, анда «Зәй» спорт мәктәбе спортчысы Землянов Данис 1 урынны яулады (тренеры Хәйруллин И.Г.). Шул ук вакытта ирекле көрәш буенча төбәкара ярышлар да узды, аларда спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр түбәндәге нәтиҗәләр күрсәттеләр: 2 урын Кириллов Андрей (тренеры Хайруллин И.Г.), 3 урын Хөснетдинов Әмир (тренеры Хайруллин И.Г.), 3 урын Колесова Полина (тренеры Салихов Р.Р.), 3 урын Извеков Камил (тренеры Салихов Р.Р.), 3 урын Хисамиев Эльдар (тренеры Салихов Р.Р.).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International