Зәй районы басуларында азык культураларын урып-җыю яхшы темплар белән бара. Барлык агрофирмалар да люцерна чабуга керештеләр. Эшкә 4 «Ягуар» азык уру комбайны, 2 «Джон-Дир» маркалы азык уру комбайны, 17 беремлек чапкыч җәлеп ителде. Районда 2022 елгы чәчүлекләрне исәпкә алып, 7300 гектар күпьеллык үлән бар. Бүгенге көндә күпьеллык үләннәрнең үсеше бутонизацияләү фазасында, энергиянең иң зур күләме нәкъ менә шушы фазада тотыла. Шуңа күрә соңга калмау мөһим, югыйсә азык файдалы үзлекләрен югалтырга мөмкин. Сенаж эре мөгезле терлекләрне кышкы чорда ашату рационында мөһим һәм алыштырмаслык компонент булып тора. Алынган сөтнең сыйфаты, хуҗалыкларның икътисади иминлеге дә сенаж сыйфатына турыдан-туры бәйле. Сенаж тиз салынырга тиеш, үлән дымлылыкның 50 процентына кадәр җитәргә тиеш. Терлекләрне уңышлы кышлату һәм югары савым алу өчен район аграрийларына 34,5 мең тонна сенаж әзерләргә кирәк( ел ярым запасны исәпкә алып – ул 52 мең тонна тәшкил итә). Бүгенге көнгә 3 мең тонна сенаж әзерләнгән, 1652 га. сенаж чабылган. Параллель рәвештә печән әзерләү дә бара, ул 166 гектар җир сенажга чабылган, бүгенге көндә әзерләнгән печән күләме 105 тонна тәшкил итә.