ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2022 ел
сишәмбе
Бүген Зәй районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин килде. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә ул урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты һәм җирле аграрийлар белән очрашты.

22
август, 2022 ел
дүшәмбе
Бүген Тавлин урамы, 28 йортта һәм якын-тирә йортларда яшәүчеләр ишегалды бәйрәмен билгеләп үттеләр. Август ахырында үткәрелә торган һәм Татарстан Республикасы Президентының «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә багышланган бәйрәм шәһәребезнең күркәм традициясенә әверелде.
2022 елның 20 августында Красновидово авылында «Алма спасы» бәйрәме узды.
Бүген Зәй сусаклагычы яр буенда Россия Федерациясе Дәүләт әләме көненә багышланган акция узды. Беренче тапкыр триколор күп еллар элек 22 августта күтәрелде.
19-21 августта Ижау шәһәрендә Идел буе федераль округы чаңгычылары-узышчылары арасында 2004 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында гомумфизик әзерлек буенча җәйге ярышлар узды, анда Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.
19 августта Зәй районы аграрийлары шикәр чөгендере казуга керештеләр. Район чөгендерчеләренә быел 8 мең 905 га мәйданнан шикәр чөгендерен җыеп аласы бар. Шикәр чөгендерен җыюда ROPA Tiger маркалы 14 чөгендер җыю комбайны һәм ROPA Maus маркалы 4 чөгендер төягеч эшләячәк.
20 август көнне Урта Баграж авылында Татарстан Республикасының халык язучысы Аяз Гыйләҗев истәлегенә багышланган очрашу булды. Тантанада язучының хатыны Нәкыя ханым, уллары Искәндәр, Мансур, Рашат Гыйләҗевлар, оныклары, туганнары, якташлары, язучының иҗатын яратучылар катнашты.
Зәй муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды, анда Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р. Г. Гарифуллин, учреждение, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашты.

19
август, 2022 ел
җомга
Зәй муниципаль районында урып-җыю эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә 17 мең гектарга якын бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган, бу барлык мәйданның 46% ын тәшкил итә. Уңдырышлылык буенча безнең район Татарстан Республикасы буенча лидерлар рәтендә, уртача уңыш -49,4 ц/га,
Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүдә инновацион технологияләрне – реабилитация ялын гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу эшчәнлек Россия халыкларының мәдәни мирасы елына туры китерелгән һәм «Демография» милли проектының озак вакытлы карау системасының социаль пакетына кертелгән социаль – тернәкләндерү чараларының бер формасы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International