Зәйдә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы узды

2022 елның 22 августы, дүшәмбе
Зәй муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды, анда Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р. Г. Гарифуллин, учреждение, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашты. 2022 елның 7 ае нәтиҗәләре буенча Зәй районында юллардагы хәлләр һәм аварияләр. Юл-транспорт һәлакәтләре урынына ЮХИДИ бригадаларының килү вакытын киметү чаралары турында ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р.Г. Гарифуллин хәбәр итте. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәме бригадаларының килү вакытын кыскарту чаралары турында район үзәк дәваханәсе баш табибы Фатыйхов А.М. сөйләде. 2022 елда Зәй муниципаль районында юл эшләренең барышы турында. Муниципаль юл фонды акчалары хисабына эшләр башкару турында. Мәктәп маршрутларына юлларны әзерләү турында “Татнефтедор" ҖЧҖнең Зәй автомобиль юллары идарәсе баш инженеры Спиридонов А.А. чыгыш ясады. 2022 – 2023 уку елында укучыларны ташуны оештыру мәсьәләсе буенча, мәктәп маршрутлары турында мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Шәрәфиева Г.М. хәбәр итте. 2022-2023 елларда картинг клубы базасында юл хәрәкәте иминлеге буенча чаралар үткәрү планнары, балалар лагерьларында юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик чаралар турында яшьләр эшләре идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Р.С. Аладышкин чыгыш ясады. Мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау буенча «Күкчәчәк» балалар бакчасы мөдире С.Н. Иванова чыгышы тыңланды. Авыл җирлекләрендә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау турында Баграж авыл җирлеге башлыгы Минеев П. Н. сөйләде. Комиссия эше мәктәп маршрутлары буенча күзәтчелекне арттыруга, яңа уку елында мәгариф учреждениеләрендә профилактик эш алып баруга юнәлдерелгән. Комиссия утырышында бурычлар куелды һәм тиешле йөкләмәләр бирелде. Э.Э. Галиев эшкә йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International