Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйгә эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин килде
2022 елның 23 августы, сишәмбе
Бүген Зәй районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин килде. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә ул урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты һәм җирле аграрийлар белән очрашты. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм механизаторлар белән очрашу Чыбыклы авылы янында «Зәй шикәре» агрофирмасы кырында узды. Район башлыгы Разиф Кәримов кунакларга урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләде. Бүгенге көндә 21,4 мең гектар мәйданда эш башкарылган, бу гомуми мәйданның 58% ын тәшкил итә. 105 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Уңыш республикада иң югары -49,2 ц/га. 20 августта район шикәр чөгендере казуга кереште. Барлыгы 173 мең тонна ашлык һәм 468 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алу планлаштырыла. Шулай ук 15 августтан хуҗалыклар көзге арыш һәм көзге бодай чәчүгә дә керештеләр. Быел көзге культуралар өчен 18 мең гектардан артык мәйдан бүлеп бирелгән. ТР Премьер-министры Зәй районының авыл хуҗалыгы өлкәсендә лидерларның берсе булуын ассызыклады. "Урып-җыю темплары буенча да, уңыш буенча да сез - иң яхшылар арасында. Эре агрофирмалар, инвесторлар бар, көчле эшкәртү җайга салынган. Азык-төлек куркынычсызлыгы мәсьәләсе бүген беренче планга чыга. Барыгызга да хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә", - диде Алексей Песошин. Премьер-министр капиталь ремонт ясалган "Светлячок" балалар бакчасында булды. Объект 1970 елда төзелгән, биредә ремонт эшләре узган ел ук башланган иде һәм бу елның июль ахырында тәмамланды. Балалар бакчасы 150 урынга, 8 төркемгә исәпләнгән. Шулай ук Алексей Песошин Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең административ бинасын ачуда катнашты. Биредә ул Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин белән бергә шәхси составны яңартылган бина һәм хезмәткәрләр өчен булдырылган яңа шартлар белән котлады, туган районыбыз һәм республика файдасына башкарган эшләрендә уңышлар теләде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Паркка язгы сәфәр
Яз көне табигать җанлана. «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бу гаҗәеп үзгәрешләрне күзәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар! «ЭКО яз-2026» масштаблы экологик акциясе кысаларында балалар Р.Ш. Фәрдиев исемен йөртүче паркка танышу экскурсиясе ясадылар.
Зәйдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чара узды
Үзәк китапханәдә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Батыр йөрәктә мәңгелек бар» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде.
Киләчәккә сәяхәт: балалар бакчасы көллият белән таныша
2026 елның 8 апрелендә " Кадрлар" милли проекты һәм "Балалар бакчасы-мәктәп-колледж-предприятие" исемле балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Зәй политехника көллиятендә булдылар.
Зәйдә кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу булды
Бүген "Без бергә" психологик – педагогик ярдәм үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән традицион очрашуы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз