ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында терроризмга каршы комиссия һәм оператив төркемнең чираттагы уртак утырышы булды.
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан энергетикасы ветераны, Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины Леонид Мачтаковка 99 яшь тулды. Фронтовик күп санлы котлаулар алды. Район башлыгы Разиф Кәримов сугыш ветеранын өенә барып котлады, аның зәйлеләр өчен үрнәк булуын билгеләп үтте.
16 августта социаль хезмәткәрләр һәм социаль эшләр буенча белгечләр “Татарстанның халык кәсепләре” темасына өйдә социаль хезмәт алучылар белән интерактив әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә Россия һәм Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрләрен популярлаштыруга һәм алга җибәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.
17 авгутта Казанның Халыклар дуслыгы йортында “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының финалы узды. Финалда республикадан алты команда – “Зәй әбисе”, “Профкәмит”, “Нәмәкәй”, “Тукай”, “Челны-Бройлер” һәм “Керәшеннәр” командалары үзара ярышты.

17
август, 2022 ел
чәршәмбе
Зәйдә район җитәкчелегенең шәһәр һәм районның хезмәт коллективлары һәм халкы белән очрашулары дәвам итә. Бүген район башлыгы Разиф Кәримов "Челтәр компаниясе" акционерлык җәмгыятенең "Түбән Кама электр челтәрләре" филиалы Зәй РЭСы хезмәт коллективы белән очрашты.
16 августта «Йолдызлык» лагеренда дүртенче профильле сменаны ачу тантанасы булды, ул 18 көн дәвам итәчәк һәм җәйге кампания өчен соңгы смена булачак.

16
август, 2022 ел
сишәмбе
15 августта «Безнең ишегалды лагере» проекты старт алды, ул Татарстан Республикасының Яшел үзән, Лениногорск, Әлмәт, Буа һәм Зәй районнарын үз эченә ала. Шунысын билгеләп үтү мөһим, әлеге проект Татарстан Республикасының муниципаль районнарында беренче тапкыр уза, һәм барлык районнар - катнашучылар проектны гамәлгә ашыру процессы белән бик мавыгып шөгыльләнәләр.
Зәйдә район җитәкчелегенең хезмәт коллективлары белән очрашулары дәвам итә, анда халыкны районның агымдагы торышы һәм үсеш перспективалары белән таныштыралар. Бүген район башлыгы Разиф Кәримов «Зәй шикәре» ААҖ һәм «Зәй элеваторы» ҖЧҖ хезмәт коллективлары белән очрашты.

15
август, 2022 ел
дүшәмбе

10 -11 нче августта  Зәй шәһәренең «Энергия» стадионында 2009-2010 елларда туган егетләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең «С» дивизионы ярымфиналы узды. Финалга чыгу өчен дүрт команда көч сынашты: Арча шәһәренең «Арча», Зәй шәһәренең «Барс», Сарманның «1 нче урта мәктәбе», Минзәләнең «Олимп» командалары. 


13
август, 2022 ел
шимбә
Бүген «АгроКөч –сервис» АҖнең 5нче номерлы ремонт цехы базасында район башлыгы Р.Г. Кәримов, «Агрокөч» АҖ генераль директорының «Агрокөч сервис» АҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары П. В. Чаплыгин катнашында чөгендер җыю техникасы кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International