Зәйдә Россия әләме көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 22 августы, дүшәмбе
Бүген Зәй сусаклагычы яр буенда Россия Федерациясе Дәүләт әләме көненә багышланган акция узды. Беренче тапкыр триколор күп еллар элек 22 августта күтәрелде. Буыннан-буынга безнең тарих языла. Бүген яшьләр эстафетаны күтәреп ала һәм барлык бәйрәм чараларында үз иленең әләмен горур тота. Акциядә "Энергетик" мәдәният йортының "Тылсым" һәм "Елмаю" бию коллективлары катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International