Зәйдә ишегалды бәйрәме узды

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Бүген Тавлин урамы, 28 йортта һәм якын-тирә йортларда яшәүчеләр ишегалды бәйрәмен билгеләп үттеләр. Август ахырында үткәрелә торган һәм Татарстан Республикасы Президентының «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә багышланган бәйрәм шәһәребезнең күркәм традициясенә әверелде. Чараны ачып, "Ышаныч" торак милекчеләре ширкәте рәисе Нәкыя Имаметдинова халыкны Президент программасы буенча ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы эшләрнең төгәлләнүе белән котлады. Бәйрәмдә әлеге микрорайонда яшәүчеләр өчен күңел ачу мәйданчыклары оештырылды. Актив ял итәргә яратучылар өчен фитнес оештырылды, ә балалар өчен «ишегалды лагере» проекты мәйданчыгы эшләде. Асфальтта рәсем конкурсы оештырылды, балалар сәнгать мәктәбе рәссамнары рәсем ясау буенча мастер –класс үткәрделәр. Шулай ук биредә яшәүчеләр һәм ишегалды кунаклары өчен гер күтәрү, шахмат, шашка буенча спорт ярышлары, урам тренажерларында дәресләр буенча мастер-класс һәм ГТО нормативларын кабул итү оештырылды. "Энергетик" мәдәният сарае, балалар иҗат йорты һәм «Шатлык» балалар бакчасы коллективлары тарафыннан концерт программасы әзерләнгән иде. Биредә яшәүчеләр вакытны бик яхшы үткәрделәр, күршеләре белән аралаштылар, төрле ярышларда катнаштылар, күңел күтәренкелеге һәм бик матур тәэсирләр алдылар. "Безнең ишегалды" программасы кураторы, актив халык, күп балалы гаиләләр, яңа туган балалар, йорт буенча өлкәннәр, беренче сыйныф укучылары истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International