Зәй районында халык язучысы Аяз Гыйләҗевне искә алдылар

2022 елның 22 августы, дүшәмбе
20 август көнне Урта Баграж авылында Татарстан Республикасының халык язучысы Аяз Гыйләҗев истәлегенә багышланган очрашу булды. Тантанада язучының хатыны Нәкыя ханым, уллары Искәндәр, Мансур, Рашат Гыйләҗевлар, оныклары, туганнары, якташлары, язучының иҗатын яратучылар катнашты. Кунаклар Аяз Гыйләҗевның әти - әнисе яшәгән йортка тукталдылар, алар истәлегенә ташлар куелган чишмәгә төшеп, шифалы судан авыз иттеләр. Аннары авыл мәдәният йортында «Бер очрашу – бер гомер» дип исемләнгән тантаналы чара узды. Чара барышында алып баручылар язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Аның әсәрләреннән өзекләр, шәхси хатлары укылды. Язучының хатыны һәм балалары күп санлы истәлекләре белән уртаклаштылар. Тәслимә һәм Фәннур Миннекаевлар, Валентина Николаева, Николай Григорьев башкаруындагы җырлар һәркемнең күңеленә хуш килде. Чарага «Аяз Гыйләҗев - халык язучысы» дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсе оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International