Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Гомер юллары буйлап җыр белән
2022 елның 19 августы, җомга
Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүдә инновацион технологияләрне – реабилитация ялын гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу эшчәнлек Россия халыкларының мәдәни мирасы елына туры китерелгән һәм «Демография» милли проектының озак вакытлы карау системасының социаль пакетына кертелгән социаль – тернәкләндерү чараларының бер формасы булып тора. Зәй җире үзенең талантлары белән дан тота. Шуларның берсе - Зичәбаш авылында яшәүче Бойцов Степан Федотович, ул 2023 елның гыйнварында үзенең туксан җиденче туган көнен билгеләп үтәчәк. Шундый озын тормыш юлын үтүенә карамастан, Степан Федотовичның хәтере яхшы, зиһене ачык. Ул - кызыклы әңгәмәдәш, матур тавышлы һәм идеаль музыкаль ишетү сәләтенә ия кеше. Степан Федотовичның яраткан шөгыле - музыка коралларында уйнау һәм җырлау. Аның кулында баян виртуозлардан да ким яңгырамый, ә скрипка кыллары туган халкының көйләрен сыздыра. Степан Федотовичның музыка белеме юк. Ә музыкага кызыксынуы шулкадәр зур булган ки, ул үзлегеннән баянда һәм скрипка кебек катлаулы уен коралында уйнарга өйрәнә. Шуннан бирле баяннан да, скрипкадан да, җырдан да аерылмый. Степан Федотович-керәшен көйләрен саклаучы. Ул керәшен җырларын бик яхшы хәтерли һәм аларны үзе баянда уйнап, оста итеп башкара. Авылдашларын, җирле мәктәп укучыларын скрипкада бию көйләре башкарып сөендерә. Степан Федотовичны тыңлаучыларның берсе-аның социаль хезмәткәре Михайлова Татьяна Федоровна. Ул аның җырлавын да, уен коралларында уйнавын да бик теләп тыңлый, үзе дә кушылып җырлый. Ул Степан Федотовичка рух күтәренкелеге һәм зиһен ачыклыгын саклап калырга музыкага булган мәхәббәте ярдәм иткәнлегенә ышана. Ә оста үзе йөрәге тибүдән туктаганчы уйнаячагын һәм җырлаячагын әйтә. «Безгә җыр төзергә һәм яшәргә ярдәм итә...» дигән танылган совет җыры юлларын һәрвакыт искә ала.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
9
апрель, 2026 ел
Паркка язгы сәфәр
Яз көне табигать җанлана. «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бу гаҗәеп үзгәрешләрне күзәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар! «ЭКО яз-2026» масштаблы экологик акциясе кысаларында балалар Р.Ш. Фәрдиев исемен йөртүче паркка танышу экскурсиясе ясадылар.
Зәйдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чара узды
Үзәк китапханәдә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Батыр йөрәктә мәңгелек бар» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде.
Киләчәккә сәяхәт: балалар бакчасы көллият белән таныша
2026 елның 8 апрелендә " Кадрлар" милли проекты һәм "Балалар бакчасы-мәктәп-колледж-предприятие" исемле балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Зәй политехника көллиятендә булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз