Зәй үзәк китапханәсендә эшләүче «Чордаш» һөнәри ориентация клубы 4нче мәктәпнең VIII «Б» сыйныфы укучылары белән «Хөнәрне ачу» дип исемләнгән очрашу уздырды. Укучылар белән очрашуга Зәй муниципаль районының Башкарма комитетының экономика бүлегенең урынбасары Красильникова В. И. чакырылды.
22 январьда шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре ачык һавада спорт һәм сәләмәт яшәү рәвеше елына багышланган “Спорт пары”-дигән чара үткәрде. Анда яшьләр ике командага бүленеп спорт уеннары уйнадылар, ярыштылар.
2016 нчы елның 16 нчы гыйнварында Зәй шәһәрендә чираттагы авыл хуҗалыгы таварлары ярминкәсе үтте . Төги һәм Маврино авыл җирлеге дә актив катнашты. Сатып алучыларга бәрәңге, кишер, сөт,эремчек, тозланган кыяр белән помидорлар тәкъдим ителде. Шулай ук кулдан бәйләнгән йон әйберләре дә чагыштырмача кыйммәт түгел иде .
21 январьда шәһәребезнең музыка мәктәбендә Яр Чаллы шәһәренең сәнгать мәктәбе музыка укытучылары мастер-класс үткәрделәр. Аны: сольфеджио укытучысы Р.С. Тулупова, фортопианодан Т.В. Спирчина, скрипкадан В.Н. Якунина, домрадан Э.Ю. Девяшина, фортопианодан Н.Г. Гәрәева, флейтадан Е.Н. Плюснина үткәрделәр.
Кичә музыка мәктәбендә 2015 елдагы спорт эшенә нәтиҗә ясау, уңышларга ирешкән спортчыларны хөрмәтләү тантанасы үтте. Зәй спортчылары бу дәрәҗәле спорт чарасына лаеклы килде.
21 январьда балалар музыка мәктәбендә Зәй районы сәнәгать, оешма һәм учреждениеләр арасында үткән “Сәләмәтлек -2015” спартакиадага нәтиҗә ясадылар. ГРЭС коллективы барлык спорт ярышларында да катнашып 1 нче урынны яулады.
Бүген Баграж, Югары Нәлем, Сармашбаш авылы җирлегендә авыл җыены булып үтте. Анда район башлыгы Разиф Кәримов һәм район халыкка хезмәт күрсәтү бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләре катнашты.
“Ялта-Зәй” чаңгы спорты үзәгендә яшүсмерләр арасында чаңгы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге бара. Аңа республиканың Казан, Чаллы, Түбән Кама, Арча, Актаныш, Әлмәт, Аксубай, Чирмешән, Әлки район-шәһәрләреннән 150гә якын чаңгычы килде. Ярышларда Зәй данын Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә тәрбияләнүче яшь спортчылар яклый.
Зәйдә район башкарма комитеты һәм идарәләренең кече коллегияләр утырышы традициягә керде. Беренчеләрдән булып физкультура, спорт һәм туризм идарәсенең кече коллегия утырышы бүген балалар музыка мәктәбендә үтте. Аңа барлык спорт өлкәсендә хезмәт итүчеләр, актив һәм ветераннар чакырылган иде.
Зәй спорт-сәламәтләндерү үзәгендә шимбә көнне милли көрәш буенча Ринат Фәрдиев истәлегенә традицион бил алыш оештырыла. Агымдагы елда ул республика турниры буларак, зур оешканлык белән узар дип көтелә.