Бүген Баграж, Югары Нәлем, Сармашбаш авылы җирлегендә авыл җыены булып үтте. Анда район башлыгы Разиф Кәримов һәм район халыкка хезмәт күрсәтү бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләре катнашты. Җыелышта җирлек башлыкларының 2015 елда эшләнгән эшләргә хисабы тыңланылды һәм 2016 елга планнар төзелде. Авыл тәэминат бүлекләре җитәкчеләре чыгышы да тыңланды. Анда шулай ук участковый полиция хезмәткәре эше дә тыңланылды. Җыелышта катнашучы район башлыгы Разиф Кәримов шулай ук районда 2015 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. Район башлыгы әйтүенчә, “... без һәрберебез эшләгән акчаны гына туздыра алабыз. Шуңа күрә күбрәк эшләсәк, күбрәк хезмәт хакы алабыз. Авыл җирлегендә дә шулай – әгәрдә һәрберебез шәхси хуҗалыкта терлек яки кош тотсак, мөмкин кадәр аларның санын арттырып сатуга алып чыксак, фермер хуҗалыгы яки һөнәрле эш ачып җибәрсәк, әлбәттә яхшы булыр иде. Бу безнең экономиканы гына түгел, социаль проблемаларны чишәргә дә ярдәм итәр иде” –диде.