“Ялта-Зәй”дә - республика беренчелеге

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

“Ялта-Зәй” чаңгы спорты үзәгендә яшүсмерләр арасында чаңгы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге бара. Аңа республиканың Казан, Чаллы, Түбән Кама, Арча, Актаныш, Әлмәт, Аксубай, Чирмешән, Әлки район-шәһәрләреннән 150гә якын чаңгычы килде. Ярышларда Зәй данын Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә тәрбияләнүче яшь спортчылар яклый. Чаңгычылар өч көн дәвамында ирекле, классик стильдә, спринт буенча ярышларда көч сыный. Кичә алар ирекле стильдә узышты. Кызлар әлеге стильдә - 5, ир-егетләр 10 чакрым арада узышты. Бүген алар спринтта ярыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International