Зәйдә район башкарма комитеты һәм идарәләренең кече коллегияләр утырышы традициягә керде. Беренчеләрдән булып физкультура, спорт һәм туризм идарәсенең кече коллегия утырышы бүген балалар музыка мәктәбендә үтте. Аңа барлык спорт өлкәсендә хезмәт итүчеләр, актив һәм ветераннар чакырылган иде. Район җитәкчелеге катнашында үткән әлеге утырышта идарә башлыгы Илфат Әшрапов 2015 елда булган уңышлар һәм проблемалар турында игълан итте һәм яңа 2016 елга планнар турында сөйләде. Утырыш барышында спорт мәктәбе җитәкчеләре чыгыш ясады Шулай ук актив һәм ветераннар үзләренең киңәшләрен бирделәр. Соңыннан алдынгыларны һәм спорт осталарын бүләкләү булды.