ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

25 январьда Мирный бистәсендә россия студентлары көненә багышланган “Милая Татьяна” дигән тематик чара үтте. Анда 5 мәктәпнең 6-8 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар студент тормышының ничек катлаулыды һәм кызыклы икәнен белделәр.

23 гыйнварда мәдәният йортында студент көненә багышлап \"Татьяна Көне\" дип аталган развлекательно-дискотечная программасы булып узды. Барлык студентларны һәм булачак студентларны бәйрәм белән котладылар, яхшы укуларын теләделәр, алга таба төрле уеннар һәм конкурслар үткәргәннәр, кичә уңай һәм күңелле узды.

Шимбә көне станция хезмәткәрләре өчен шахмат турниры ярышлары белән башланып китте. Зәй ГРЭС ында IX Спатакиадага старт бирелде. Ул “Татэнерго” берләшмәсенең 85 еллыгына багышлана.

21 январьда Алексанро-Слобода авылы җирлегендә Гражданнар оборонасы өйрәнүләре үтте. Чарада район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, гәдәттән тыш хәлләр Министрлыгының мобилизация бүлеге башлыгы Наиль Мәҗитов,


25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

18 январь көнне Дүрт Мунча авылы территориясе кардан арындырылды. 16 январьда Зычебаш авылында яшәп тормыш итүче, хезмәт ветераны Степан Федотович Бойцовны 90 яшьлек юбилее белщн котлау булды. Анда район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдиков һәм автоклуб хезмәткәрләре катнашты.

23 февраль көнне “Көрәш” буенча Ринат Фәрдиев истәлегенә республика турниры булып үтте. Турнирны ачуда һәм финал өлешендә Зәй район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, Ринат Шәеховичның туганнары һәм якыннары катнашты.

23 январьда Зәй кирпеч заводында район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә район иктисади Советының күчмә утырышы булды. Утырышта 2015 елдагы эшләгән эшләргә хисап һәм 2016 елга планнар тыңланылды, шулай ук завод эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре күтәрелде.


23
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

Район хуҗалыкларында терлекләрне кышлату уңышлы бара. Соңгы көннәрдә сөт җитештерү уңышлы гына дәвам итә. Бүгенгесе көнгә сөт җитештерү тәүлегенә 62 тонна тәшкил итә. Бу ай башыннан 3,4 тоннага күбрәк дигән сүз, ә үткән тәүлеккә караганда 0,3 тоннага күбрәк дигән сүз.

5 январьдан “Зәй шикәре” ачык акционерлар җәмгыятендә төзекләндерү эшләре бара. Ашамлыклар бүлегендә центрифуга алыштырыла. Җиһазларны чистарту эшләре башланды, цехларда буяу һәм вак ремонт эшләре башкарыла.

Зәй үзәк китапханәсендә эшләүче «Чордаш» һөнәри ориентация клубы 4нче мәктәпнең VIII «Б» сыйныфы укучылары белән «Хөнәрне ачу» дип исемләнгән очрашу уздырды. Укучылар белән очрашуга Зәй муниципаль районының Башкарма комитетының экономика бүлегенең урынбасары Красильникова В. И. чакырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International