Үзәк китапханәдә “Фикерләрнең рифмада чагылышы” дигән шигъри диалог узды. Ул шагыйрьләр - Н.М.Рубцовның 80 һәм О.М. Мандельштамның 125 еллык юбилейларына багышланды. Кичәне китапханәче Крылова Л.М. алып барды. Шагыйрьләрнең тормышы һәм иҗаты турындагы мавыктыргыч әңгәмә презентация һәм видеоязмалар белән үрелеп алып барды.
Зәйдә бу шимбәдә “Энергетик” Мәдәният сарае янында янә ярминкәләр эшли башлады. Елның беренче ярминкәсендә халык күп түгел иде. Ярминкәдә, гадәттәгечә, сыер һәм дуңгыз ите, сөт ризыклары, йомырка, бал, балык, кондитер эшләнмәләре, җиләк-җимеш һ.б.лар сатылды. Сыер һәм дуңгыз ите 250 сумнан биш урында иде.
Зәй районы агросәнәгать комплексында барлыгы 2422 кеше хезмәт куя, шуларның 160ы - 30 яшькә кадәрге яшьләр. Тармакта 189 югары белемле кадр исәпләнә: аларның 13е - зообелгеч, 21е - агроном, 22се - икътисадчы, 25е - инженер, 30ы – ветеринария табибы, 44е - хисапчы.
Бу көннәрдә Түбән Биш авылында яшәп тормыш итүче, хезмәт ветераны Сәгыйдуллина Кадрия Шәйдуловнаның гомер бәйрәмен билгеләп үттеләр. Аны юбилее белән котларга ветераннар Советы рәисе Марсель Хузин, авыл җирлеге башлыгы Дамир Насертдинов һәм автоклуб хезмәткәрләре килде.
“Теплосервис” оешмасы 2008 елның август аенда оешкан. Төп юнәлешләрнең берсе: район оешмаларын җылылык һәм су, ә шәхси хуҗалыкларны су белән тәэмин итү тора.
15 январьдан шәһәр һәм район мәктәпләре мәгариф идарәсе приказы нигезендә ГТО ның кышкы төрләре биремнәрен үтәүгә керештеләр. Укучылар 4 төрле норматив буенча сынау үтәчәкләр.
Зәй муниципаль районында Лукьяновлар гаиләсендә тугызынчы бала тууы теркәлде. Ул 2016 нче елның 15 январендә туган Лукьянов Андрей Александрович. Андрей әтисен Алексей Юрий улын һәм әнисен Наталья Виктор кызын ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Вәлишина танталы рәвештә котлап баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды
2016 елның 26нчы апрелендә татар халык шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел була. Шул хөрмәттән мәгариф идарәсе районыбыз мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында Г.Тукайның туган көненә багышланган чаралар оештыра башлады.
Район терлекчеләре куелган максатка ышаныч белән атлыйлар. Максат тәүлек савымны 100 тоннага җиткерү. Бүгенгесе көнгә ул 61,2 тонна тәшкил итә. Шуңа да кармастан әлеге күрсәткеч үткән елга каранганда 6,4 тоннага күбрәк, ай башыннан 2,6 тоннага күбрәк сөт савып алынган, үткән көнгә караганда 100 грамм артык савым тәшкил итә.