21 январьда балалар музыка мәктәбендә Зәй районы сәнәгать, оешма һәм учреждениеләр арасында үткән “Сәләмәтлек -2015” спартакиадага нәтиҗә ясадылар. ГРЭС коллективы барлык спорт ярышларында да катнашып 1 нче урынны яулады. Нәтиҗәдә барлык актив катнашучылар исеме аталды һәм алар район башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән котлаулар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.