22 январьда шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре ачык һавада спорт һәм сәләмәт яшәү рәвеше елына багышланган “Спорт пары”-дигән чара үткәрде. Анда яшьләр ике командага бүленеп спорт уеннары уйнадылар, ярыштылар. Уен программасы яшьләр күңеленә хуш килде. Аларның тиз генә тараласы килмәде. Ләкин ни эшлисең, өйдә дә эш җитәрлек бит.