21 январьда шәһәребезнең музыка мәктәбендә Яр Чаллы шәһәренең сәнгать мәктәбе музыка укытучылары мастер-класс үткәрделәр. Аны: сольфеджио укытучысы Р.С. Тулупова, фортопианодан Т.В. Спирчина, скрипкадан В.Н. Якунина, домрадан Э.Ю. Девяшина, фортопианодан Н.Г. Гәрәева, флейтадан Е.Н. Плюснина үткәрделәр. Вероника Якунина һәм Татьяна Спирчинаның Зәй музыка мәктәбен бетерүе икеләтә куаныч булды. Күнегүләр бик тә файдалы, иҗади атмосферада үтте.