Зәй үзәк китапханәсендә эшләүче «Чордаш» һөнәри ориентация клубы 4нче мәктәпнең VIII «Б» сыйныфы укучылары белән «Хөнәрне ачу» дип исемләнгән очрашу уздырды. Укучылар белән очрашуга Зәй муниципаль районының Башкарма комитетының экономика бүлегенең урынбасары Красильникова В. И. чакырылды. Укучыларга экономист һөнәре, әлеге хезмәттә эшләр өчен нинди уку йортларында белем алырга мөмкин булуы турында мәгълүмат бирелде.